Бөек Петр кечкенә чакта (6+)

16 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә «Бөек Петр кечкенә чакта» дигән танып белү сәгате узды. Укучылар булачак императорның бала һәм яшүсмер еллары, аның идарә иткән чорларында дәүләттәге үзгәртеп коруларга нәрсә йогынты ясавы турында кызыклы фактларны белде. Шулай ук Петр I турында Россия флотына нигез салучы буларак та, аның җитәкчелегендә хәрби походлар һәм җиңүләр, Санкт-Петербург каласы барлыкка килүе турында сөйләштеләр. 

«Бөек Петрның данлы эшләре» дигән медиа-викторина ярдәмендә чарада катнашучылар император керткән үзгәрешләр турында үз белемнәрен сынап карый алдылар. Балалар бик теләп аның Россиягә алып кайткан үсемлекләре, туклану ризыклары һәм төрле әйберләре турында табышмакларга җавап бирде. 

Чара иҗади нотада тәмамланды – очрашуда катнашучылар оригами техникасында үз корабларын ясады. 

Поделиться: